"Мунча ташы" театрының ике артисты мактаулы исемгә лаек булган.
Бу хакта үзенең инстаграмында театр җитәкчесе Гамил Әсхәдулла хәбәр итте.
"Көн саен колакны ярып, куркыныч хәбәрләр килеп торган көннәрдә, бер җылы хәбәр килеп иреште. Театрыбызның кырык еллык юбилее хөрмәтенә сезнең яраткан артистларыгыз Рөстәм Хәсәнов hәм Илгиз Гильфановка Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелү турында хәбәр килеп иреште.
Безнең театрга зур өлеш керткән, 12 ел яраткан хезмәтләренә тугры калып, бик куп кызык рольләр уйнаган егетләр бу исемгә лаеклы дип санаган җитәкчеләргә зур рәхмәт әйтәсе килә! Киләчәктә дә алар сезне кызык рольләре белән сөендерерләр хөрмәтле тамашачылар!", дип яза ул үз хәбәрендә.
Гамил Әсхәдулла үзе исә уха пешереп ята икән....
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар