16+

Музейда “Бүләк итү көннәре” башлана

Татарстан Республикасы Милли музее барлык кешеләрне ел саен уздырыла торган "Бүләк итү көннәре" хәйрия акциясенә чакыра. Акция гадәттәгечә 1 апрельдән 5 апрельгә кадәр узачак. 5 апрель көнне музейның туган көне.

Татарстан Республикасы Милли музее барлык кешеләрне ел саен уздырыла торган "Бүләк итү көннәре" хәйрия акциясенә чакыра. Акция гадәттәгечә 1 апрельдән 5 апрельгә кадәр узачак. 5 апрель көнне музейның туган көне.

"Бүләк итү көннәре" кысаларында һәр кеше гореф-гадәтләрне һәм мәдәни мирасны саклауга үз өлешен кертеп, Татарстан Республикасы Милли музееның "Бүләк итүчеләр" китабына үз исемнәрен кертеп, тарихта эз калдыра алачак. Быелгысы ел Россиядә кино, ә Татарстанда - су объектларын саклау елы булуын исәпкә алып, музейның фәнни хезмәткәрләре, музей тупланмаларын тагын да тулыландыруга үз өлешләрен кертергә теләүчеләрдән, XIX - XXI гасырга караган фән һәм техника әйберләре: кино - видеоаппаратура, радиоалгычлар, телефоннар, телевизорлар, компьютерлар; Казан телеүзәге һәм кинохроника студиясе эшчәнлеге белән бәйле фоторәсемнәр, афишалар, листовкалар; Татарстанның күренекле фән һәм мәдәният эшлеклеләренең шәхси әйберләре, фоторәсемнәре һәм документлары, төрле чорларда һәм хәзерге вакытта басылып чыккан китаплар һәм башкаларны көтеп кала.

Татарстан спорт командаларының уңышлары белән танылган республика. Шуңа да музей үз тупланмаларында спорттагы уңышларны, атаклы спортчыларның исемнәрен, XX - XXI гасыр командалары һәм спорт җәмгыятьләрен чагылдырырга тели. Шулай булгач, спортчыларның формаларын, кубок-медальләрен, ярышларның афишаларын һәм спортчыларның фоторәсемнәрен бүләк итүчеләр булса, бер дә артык булмаячак.

Бүләк ителгән әйберләр арасында XIX - XXI гасырга караган этнографик көнкүреш әйберләре һәм Идел буе халыкларының милли киемнәре, антиквар җиһазлар һәм көндәлек - көнкүреш әйберләре, декоратив сәнгать осталарының иҗат җимешләре дә булыр дип өметләнәләр музейда.

Бүләк ителгән әйберләр арасында тарих өчен иң әһәмиятле дип саналганнары 5нче апрель көнне "Яңа тупланмалар" күргәзмәсендә урын алачак һәм аларны тапшыручылар берничә номинацияләрдә бүләкләнәчәк.
Акция Милли музейда һәм аның филиалларында уздырыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading