16+

Музейда көн һәм төн

18 май Халыкара музейлар көне. Шул уңайдан, Татарстанның Милли музеенда "Музейда көн һәм төн" дип исемләнгән акция узачак. Быелгы акциянең темасы − "Музейлар һәм җәмгыятьнең тотрыклы үсеше".

18 май Халыкара музейлар көне. Шул уңайдан, Татарстанның Милли музеенда "Музейда көн һәм төн" дип исемләнгән акция узачак. Быелгы акциянең темасы − "Музейлар һәм җәмгыятьнең тотрыклы үсеше".

Музейда төн акциясе беренче тапкыр 1977 нче елда Берлинда уздырылган. Россиядә исә ул 2002 елдан гына үткәрелә башлый. Чара кысаларында музей залларында һәм 1 нче Май мәйданында флешмоблар, массакүләм акцияләр, концертлар, мастер-класслар, конкурслар оештыру планлаштырыла. Кичке сәгать тугызда "Кочакларда музей" флешмобында катнашырга мөмкин булачак. Шулай ук "Чикаго" фаер-шоуының чыгышы да бәйрәмне бизәячәк. Кыскасы, бу көнне музейлар гөрләп торачак, тамашачы өчен кызыклы, мавыктыргыч чаралар күп булыр дип көтелә. Бәйрәм 16 майда сәгать 13.00 дән төнге 02.00 гә кадәр дәвам итәчәк. Ә 18 майда исә музейларга керү бушлай булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading