Быел яз бик көттереп, сагындырып кына килсә дә, хәзер ул тәмам хуҗа булып өлгерде инде.
Кояшлары карны ашап, ләйсән яңгырлары явып үткәч, табигать кышкы йокыдан тәмам уянды. Республикабызда “Музейлар язы 2018” акциясенең башлануы да бу фасылның тулы хокуклы вәкаләте турында сөйли. 2014 елдан башлап республикабызда “Музейлар язы” дигән акция матур гадәткә керде. Ул тарихның үз өе булган, бик күп кадерле ядкарьләр сакланган биналарга халыкның олысының-кечесенең күпләп керүенә, бу музейлар белән ныклап дуслашуына ярдәм итә торган чара. Быел да 21-26 апрель көннәрендә республикабызның һәрбер музееның да ишекләре тарих һәм үткәннәр белән кызыксынучылар өчен ачык булачак. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә бу хакта тәфсилләп сөйләнде.
- Республикабызның барлыгы 233 музее бу акциядә катнашачак. Алар арасында дәүләт музейлары белән бергә мәктәп, югары уку йортлары музейлары да бар. Тарихи рухи байлыктан беркем дә мәхрүм калмасын өчен, бишенче тапкыр оештырабыз, - диделәр Татарстан мәдәният министрлыгының музейлар үсеше бүлеге җитәкчесе Дамир Нотфуллин һәм Татарстан дәүләт милли музее директоры Гөлчәчәк Нәҗипова, бер-берсен тулыландырып.
Алдагы ел нәтиҗәләре сөендерерлек булган. Кайбер музейларга килүчеләрнең саны биш тапкырга арткан. Язын мондый чара уздыру идеясе Париждан башланса да, без иң күп катнашучы музейлар саны белән мактана алабыз икән.
Казан дәүләт төзелеш һәм архитектура университеты тарихы музеен җитәкләүче Эльмира Гыйльметдинова “Музейлар язы” акциясен җомга көнне үк башларга җыенуларын хәбәр итте. Алар быелгы күргәзмәне 60 еллыгын билгеләп үтүче студентларның төзелеш отрядларына багышлаганнар.
Норлатта урнашкан “Кама аръягы музее” директоры Флюра ханым Мурзаханова әлеге чараның үзләрендә ничек узачагы белән таныштырды.
- 21 апрель гадәттә шимбә өмәсе көне булганга, музей ишеге төбендә килүчеләрне “Ленин” үзе каршы алачак. Һәм өмәдә катнашканнарның һәммәсенә дә музейны да карап чыгу мөмкинлеге булачак.
Тагын алар 14 яшьлек үсмерләргә паспорт тапшыру тантанасын да шул көннәргә планлаштырып, бу вакыйганың тәэсирен арттырырга җыеналар. Аның сөйләвеннән шул аңлашылды: музейда нәниләрнең дә, әби-бабайларның да кызыксынуларын искә алып, шактый гына чаралар планлаштырылган. Шигърият кичәләре дә, өлкәннәр клубларының утырышлары да, нәниләрнең милли кием темасына рәсем конкурсларын да шул кысага кертеп уздырырга җыеналар.
Әйе, республикабызның һәр музеенда диярлек берсеннән-берсе кызыклы гына түгел, бай мәгълүматлы файдалы чаралар көтеп тора бу көннәрдә. Габдулла Тукайның туган көнендә һәр музей аның турында сөйләп, туган тел бәйрәме уздыруны да планлаштыра. Быелгы ел волонтерлар һәм Толстой елы дип билгеләнгәнгә күрә, алар да игътибарсыз калмас дип ышандырдылар журналистларны. Ә инде акция барган көннәрдә барлык дәүләт музейларының да бушлай эшләвен исәпкә алсак, бу чара - республикабыз халкы өчен менә дигән язгы бүләк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар