16+

"Мәйдан" каналы Яңа елда 9 сәгатьлек тамаша күрсәтеп рекорд куймакчы!

“Мәйдан” музыкаль телеканалы яраткан тамашачысы өчен Яңа елга гаҗәеп матур бәйрәм әзерләде.

"Мәйдан" каналы Яңа елда 9 сәгатьлек тамаша күрсәтеп рекорд куймакчы!

“Мәйдан” музыкаль телеканалы яраткан тамашачысы өчен Яңа елга гаҗәеп матур бәйрәм әзерләде.

Вакыйгалар ике урында - студиядә һәм Могҗизалар үзәгендә барачак. Студиядә артистлар үзләренең иң матур җырларын башкарганнан соң, алып баручылар Алисә Җамалиева белән Ришат Әхмәдуллинның кызыклы сорауларына җавап бирәчәк һәм хәтта мавыктыргыч уеннарда катнашачак. 

Ә инде Могҗизалар үзәгенә килгәндә, бу - бары тик Яңа ел төнендә генә эшли торган, җир йөзендә бердәнбер булган тылсымлы кибет. Кибетче ролендә – Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Мәхмүтова, кибет сакчысы – танылган алып баручы Илмир Ямалов. Артистлар кибеттә нәрсә алачак, якыннарына нинди бүләкләр әзерли? Кем Яңа елга чит илгә җыена? Кем авылдан килеп җырчы булырга хыяллана? Ә кем Яңа елда ремонт ясый? Бу сорауларга җавапларны 31 декабрь көнне “Мәйдан” каналында табарсыз.

Могҗизалар үзәге геройлары арасында Филүс Каһиров, Җәвит Шакиров, Ләйсән Гимаева һәм Булат Бәйрәмов, Салават Миңнеханов, Винарис Илъегет, Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова, Алсу Фаракшина, Булат Нигъмәтуллин, Татьяна Ефремова, Айнур Сөләйманов, Ленар Кәшәфетдинов бар.

Шуны да әйтергә кирәк, бу Яңа ел чыгарылышы иң озак, ягъни 9 сәгатьлек тамаша булуы белән “Мәйдан” тарихына кереп калачак. Бәйрәм кичке сәгать алтыда башлана! Яңа елны “Мәйдан” каналы белән каршылыйк!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading