16+

Наталия Орейро ирсез кала язган

«Дикий ангел» сериалы аркылы күпләрне гашыйк иткән, кумиры булган Наталия Орейро дүрт ай сөяркәсе белән яшәп караганнан соң кире иренә кайтуы турында яза starhit.ru.

«Дикий ангел» сериалы аркылы күпләрне гашыйк иткән, кумиры булган Наталия Орейро дүрт ай сөяркәсе белән яшәп караганнан соң кире иренә кайтуы турында яза starhit.ru.

38 яшьлек Наталия Орейро белән 58 яшьлек Divididos төркеме лидеры, продюсер Рикардо Мольоның икесен 4 яшьлек улларының туган көнен бәйрәм иткәндә Аргентина папарациячеләре күреп, аларның яңадан бергә кавышканлыгын аңлап, шаккаталар.



Ә гаиләнең җимерелә язуы шуннан була: Наталия 37 яшьлек өч бала әтисе актер Бенхамин Викунья белән «Среди каннибалов» фильмында сөяркәләр ролен уйнап, шуннан бик якынаеп китәләр. Ярый да дүрт ай китеп яшәп алган Наталияне ире кичергән, ә Бенхаминга хәзер буйдак шулпасы эчәргә туры килә, ди.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading