16+

“Нефтехимик” хоккей командасы капитансыз калды

Дамир Шәрипҗанов башка клубка күчте.

“Нефтехимик” хоккей командасы капитансыз калды

Дамир Шәрипҗанов башка клубка күчте.

Түбән Каманың “Нефтехимик” командасы капитаны Дамир Шәрипҗанов “Авангард” клубы белән өч елга килешү төзегән.

24 яшьлек Дамир – Түбән Кама егете, “Нефтехимик” хоккей мәктәбендә тәрбияләнгән сакчы. Соңгы өч сезонны үз шәһәре командасында уздырды, ә быелгысында сакчылар арасында иң нәтиҗәле уен күрсәтте – 64 уенда 26 (5+21) очко җыйды.

Дамир Шәрипҗанов инстаграмда “Нефтехимик” белән хушлашып, үзенә олы юл ачкан командасына, тамашачыларына рәхмәт белдерә. “Нефтехим Арена”да кабат бозга чыгу минем өчен үзенчәлекле булачак, ләкин инде мин башка формада булачакмын”, – дип язган Дамир.

"РИА Новости" мәгълүматларына караганда, "Авангард" клубы әлеге уенчы өчен "Нефтехимик"ка 70 миллион сум чамасы компенсация түләгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading