16+

Нина Шимина: "Һәрвакыттагыча бөтен гаилә белән тавыш бирергә барабыз"

Без Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин белән очрашуда «Яшьләр сәясәте» терминын Конституциягә кертүне сорадык.

Нина Шимина: "Һәрвакыттагыча бөтен гаилә белән тавыш бирергә барабыз"

Без Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин белән очрашуда «Яшьләр сәясәте» терминын Конституциягә кертүне сорадык.

Татарстан Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина Россия Конституциясенә төзәтмәләр яшьләр сәясәтен камилләштерүгә мөһим адым булачак, дип саный. Шуңа күрә гаиләсе белән бергә тавыш бирергә килергә планлаштыра.

«Һәрвакыттагыча бөтен гаилә белән тавыш бирергә барабыз. Яшьләр парламенты әгъзалары да үзләренең гражданлык позицияләрен күрсәтәчәк, дип ышанам. Без Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин белән очрашуда «Яшьләр сәясәте» терминын Конституциягә кертүне сорадык», — дип сөйләде Нина Шимина.

Хәзер Россия Конституциясендә яшьләрнең һәм дәүләт яшьләр сәясәтен искә алу юк, өлкәне күп кенә федераль һәм төбәк законнары көйли. Норматив-хокукый актларның каршылыклар тудыруы проблема булып тора.

Яшьләр турындагы Конституциягә төзәтмәләр законнарны тәртипкә салырга һәм яшь кешеләрнең социаль үсеше, аларның сәяси, иҗтимагый, икътисади һәм мәдәни тормышта катнашуы өчен кирәкле шартлар тудырырга ярдәм итәчәк. Дәүләт яшьләр сәясәтенең Конституциягә юридик бәйлелеге аның мәгариф, мәдәни һәм спорт оешмаларында яшьләр белән эшләү буенча үзара бәйләнешен билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading