16+

Әнисе бәйрәм иткәндә, баласын эт талап үтергән

Полиция килгәндә, баланың исерек әнисе улы белән нәрсә булганын да аңларлык хәлдә булмый.

Полиция килгәндә, баланың исерек әнисе улы белән нәрсә булганын да аңларлык хәлдә булмый.

Бу хәл 2 гыйнвар көнне Ивантеевка шәһәрендә шәхси йортта булган.
31 декабрь көнне өч баласын ялгызы тәрбияләүче хатын танышына Яңа ел каршыларга бара. Өч хатын һәм өч ир-ат берничә көн рәттән бәйрәм итә.  Балаларга игътибар бөтенләй булмый. 11 яшьлек олы малай хуҗаларның этләрен ашатырга чыга. Вольерны ачуга, җиде ач эт аңа ябырыла. Берникадәр вакыттан соң, өй хуҗасының танышы ишегалдына чыга һәм канга баткан баланы күреп ала, ул инде исән булмый. Полиция килгәндә, баланың исерек әнисе улы белән нәрсә булганын да аңларлык хәлдә булмый.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading