16+

Нокса урманында экологик сукмак салдылар

Бу яллар шимбә өмәләре белән узып китте. Мәктәп, югары уку йортлары, предприятие эшчеләре - һәммәсе эш коралын тотып табигатьне чистартырга чыкты.

Бу яллар шимбә өмәләре белән узып китте. Мәктәп, югары уку йортлары, предприятие эшчеләре - һәммәсе эш коралын тотып табигатьне чистартырга чыкты.

Казанның Совет районында "Экологик сукмак" салдылар. Чараны 144 нче мәктәп укытучысы Раушания Ягъфәрова тәкъдиме белән Дәүләт Советы депутаты Марат Шаһитов оештырды. Нокса урманында үткән өмәдә 159 нчы лицей, Казанның төзелеш техникумы укучылары, "АК БАРС Девелопмент" компаниясе эшчеләре һәм Экология министрлыгы вәкилләре катнашты.

- Бу микрорайонда яшәүчеләр 2011 елдан бирле әлеге урманны саклау өчен көрәшәләр. Башта бу җир кишәрлеге ландшафтлы ял итү зонасы булып исәпләнсә, хәзер шәһәр паркы статусын йөртә һәм 2013 елдан Нокса урманы проект-планында расланды. Әмма хокукларны ныгыту буенча күп кенә сораулар калды: әлеге участокны төзекләндерергә баланс җыелып бетми. Без 30 меңнән артык имза җыйдык. Башкарма комитет 2013 елдан шушы җирнең статусын үзгәртергә һәм төзекләндерергә булышлык күрсәтәчәген белдерде. Шулай ук без география факультеты аша әлеге территориягә экологик паспорт рәсмиләштердек. Нокса урманы зур микрорайонның үзәгендә урнашкан. Хәзер бигрәк тә микрорайон үсә, төзекләнә. Шул сәбәпле бу урынны да карап чистартып тору мөһим - ди Раушания Ягъфәрова.

- Өмәнең максаты җыелып килгән чүп-чарлардан чистарту, ял итәргә тагын да уңайлы шартлар тудыру гына түгел, ә табигатьне саклау, әйләнә-тирә мохиткә карата сак караш тәрбияләү бурычын да куя. Быел "Добрый Татарстан" - "Мәрхәмәтле Татарстан" - эстафетысында без нәкъ менә Азино микрорайонында яшәүчеләренең омтылышларына булышлык итәргә һәм Нокса урманын төзекләндерергә тәкъдим иттек, - диде Дәүләт Советы депутаты Марат Шаһитов ярдәмчесе Фәридә Хуҗина. - Нокса паркында булучыларга без төрле шартлар тудырдык. Яшәүчеләр йөреп кайту өчен төзек маршрут алачаклар - ул бигрәк тә яшь ата-ана һәм олы яшьтәгеләр өчен мөһим. Шулай ук ял итәргә урындыклар, чүп савытлары булдырылды. Биредә экологик тәрбия дәресләре үткәреп була. Урманда урнаштырылган мәгълүмати язмалар моңа булышачак.
"Экологик сукмак" акциясен оештыручылар да, анда катнашучылар да тирә-юньне чиста тоту, аны саклау - безнең бурычыбыз, диделәр.

Фәнүзә СИРАҖИЕВА,
КФУ студенты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading