16+

Өч машинага арест салганнар

Казан суд приставлары, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә, рейд уздырдылар. «Юл приставы» аппарат-юл комплексы ярдәмендә, бурычы булган кешеләрнең машиналарын ачыкларга мөмкин.

Казан суд приставлары, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә, рейд уздырдылар. «Юл приставы» аппарат-юл комплексы ярдәмендә, бурычы булган кешеләрнең машиналарын ачыкларга мөмкин.

Бу юлы рейд Казаннан Лаеш районына чыгу юлында уздырылды. Чара кысаларында барлыгы алты акт төзелгән, өч кешенең автомобиленә арест салынган, дип хәбәр итә Татарстан суд приставлары матбугат хезмәте. «Ситроен», «Лифан», «Дэу Нексия» маркалы машиналарның хуҗалары кредитларын һәм юл йөрү кагыйдәсен бозган өчен штрафларын түләмәгән булып чыкты. Кайбер бурычлы кешеләрнең рейд вакытында смартфоннарын алганнар. Ун көн эчендә бурыч түләнмәсә, тартып алынган әлеге милекне сатуга куячаклар, сатудан кергән акча бурычны түләү өчен тотылачак. Көтелмәгән хәлләр килеп чыкмасын өчен, түләнмәгән бурычларны тикшереп торырга киңәш итә суд приставлары. Дәүләт хезмәтләре электрон порталында түләнмәгән бурычларың турында мәгълүмат бар. Бурычны шулай ук суд приставларының рәсми сайтында тикшерергә мөмкин. Сервиста бурычны онлайн режимда түләү мөмкинлеге дә каралган.

«Юл приставы» комплексы металл корпуслы камерадан гыйбарәт. Машинаның дәүләт номеры буенча ул бурычлы кешене билгели. Аппарат төнлә дә, яңгырда да, салкын һәм эсседә дә яхшы эшли. Бурычларны кайтаруда нәтиҗәле алым буларак юл приставы комплексы 2013 елда кулланыла башлаган. Бүген суд приставларында 16 җайланма исәпләнә, алар ярдәмендә рейдлар даими үткәрелеп тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X