Бүген иртән Татарстан юлында булган юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 3 яшьлек сабый үлгән.
Тикшерү комитеты юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу факты буенча җинаять эше ачты.
Хәзерге вакытта тикшерүчеләр авария урынын карый, экспертизалар билгеләү мәсьәләсе хәл ителә. Эшне тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итте Россия тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
«Татар-информ» Түбән Кама – Чистай трассасында «Лада Гранта» һәм Mitsubishi машинасы бәрелешкән куркыныч авария турында хәбәр иткән иде. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «Лада» салонындагы 3 яшьлек кыз бала үлгән, аның 6 яшьлек абыйсы төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган. Шулай ук аларның әтисе, машина белән идарә иткән әнисе һәм чит ил машинасының 31 яшьлек пассажиры да зыян күргән.
Күзәтчелек ведомствосы һәлакәткә бәйле тикшерү эше башлады.
Чыганак
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар