16+

Олег Морозов “Татарстан командасы”на кушылды

"Татарстан командасы"на Федерация Советында Татарстан вәкиле Олег Морозов кушылды. Ул Казан дәүләт (федераль) университеты студентлары, «Политзавод» проекты финалистлары һәм башка уңышлы проектлар вәкилләренә яшьләрдә лидерлык сыйфатын формалаштыру һәм Татарстанның әлеге өлкәдәге тәҗрибәсе турында лекция укыды.

- Татарстан - бик күп глобаль проектлар, шул исәптән яшьләр проектлары буенча лидер төбәк санала. Нәтиҗәдә әлеге проектлар Идел буен, гомумән, бөтен Россияне колачлап ала. Сәяси лидер булырга теләгән яшьләргә бездә бөтен мөмкинлекләр дә бар, - дип билгеләп үтте Олег Морозов.

Сенаторның лекциясе «Политзавод»ның яңа сезонына старт бирде дияргә мөмкин. Ул быел «Татарстан командасында бул» дигәндевиз астында узачак. «Политзавод» проекты яшьләрдә гражданлык активлыгын булдырырга, лидерларны ачыкларга, аларга үзләрен күрсәтергә булышлык итә.

"ПолитЗавод" проекты координаторы, "Татарстан командасы" җәмәгатьчелек инициативасы активисты Яна Сирюкова сүзләренчә, быел анда катнашуның форматы үзгәргән.

- Без бөтен актив яшьләрне дә белем бирү проектлары мәйданчыкларында көтәбез. Гаризалар политзавод.рф сайтында кабул ителә. Проектка кушылыгыз, Татарстан командасында булу мөмкинлеген кулдын ычкындырмагыз, - ди ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading