16+

Олимпиаданың меңенче алтын медале бирелгән

Япония спортчысы Юдзуру Ханю Көньяк Кореяның Пхёнчхан шәһәрендә узучы Олимпиадада ирләр арасында фигуралы шуу буенча беренче урынны яулады һәм әлеге уеннарның тарихында меңенче алтын медальне алды.

Япония спортчысы Юдзуру Ханю Көньяк Кореяның Пхёнчхан шәһәрендә узучы Олимпиадада ирләр арасында фигуралы шуу буенча беренче урынны яулады һәм әлеге уеннарның тарихында меңенче алтын медальне алды.

Беренче тапкыр алтын медальне 1924 елда Швейцариянең Шамони шәһәрендә АКШ спортчысы Чарльз Джотроу алган. Шуннан бирле кышкы уеннарда 36 ил иң югары күрсәткечкә ия булган, иң күп алтынны алучы – Норвегия. Аның исәбендә 124 медаль бар.

СССРның җыелма командасы беренче тапкыр кышкы Олимпия уеннарында 1956 елда катнаша һәм 1992 елга хәтле барлыгы 87 алтын медаль алуга ирешә. Россия бу уеннарда 1994 елдан бирле чыгыш ясый, аның 49 алтыны бар.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading