16+

“Җомга – изге эшләр көне” проектында һәркем катнаша ала

Казанда "Зәкят" хәйрия фонды "Җомга - изге эшләр көне" дигән яңа проектка старт бирде.

Казанда "Зәкят" хәйрия фонды "Җомга - изге эшләр көне" дигән яңа проектка старт бирде.

Һәр атнаның җомга көнендә фонд хезмәткәрләре аз керемле һәм күп балалы гаилә әгъзаларын, шулай ук ялгыз яшәүчеләрне күчтәнәчләр белән шатландырырга ниятли. Чарада теләге булган һәр кеше катнаша ала. Моның өчен "Җомга күчтәнәче"нә акчагызны гына түләргә кирәк. Тукай урамы, 3 адресы буенча урнашкан "Зәкят" хәйрия фондына мөрәҗәгать итәргә яки 8 917-852-54-14 телефон номерына шалтыратырга була, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading