16+

"Омикрон"ның беренче билгеләрен ничек дәваларга?

"Омикрон"ның беренче билгеләре күренгән вакытта температураны төшерә һәм вируска каршы тора торган препаратлар булыша, дип яза “Российская газета”.

"Омикрон"ның беренче билгеләре күренгән вакытта температураны төшерә һәм вируска каршы тора торган препаратлар булыша, дип яза “Российская газета”.

Бу хакта Мәскәүнең баш инфекционисты Светлана Сметанина сөйләгән. Аның сүзләренчә, коронавирусның яңа штаммы ОРВИга охшаган. Авырый башлаганда, кагыйдә буларак, температура күтәрелә, баш һәм буыннар авырта. Бу очракта көненә кимендә ик елитр сыеклык эчәргә, өч тапкыр температураны үлчәргә һәм ибупрофен, парацетамол кебек температураны төшерә торган дарулар эчәргә кирәк.

Вируска каршы дарулар да файдалы. Тамакка сиптерә торган препаратлар, борынга тамыза торган тамчылар кулланыгыз. Ә менә антибиотик эчмәгез. Өйдә организмдагы кислород концентрациясен үлчи торган пульсоксиметр булса да әйбәт. Нормасы – 96-100 процент. Температура 38 градустан артса, парацетамол яки ацетилсалицил кислота кебек температураны төшерә торган дарулар эчегез. Ашказаны-эчәклек тракты белән проблемалары булганнарга бу препаратларны сак кулланырга кирәк. Алар, температураны төшерә торган дарулар белән бергә, профилактика максатыннан, аз гына дозада омепразол йә эзомпразол эчә ала.  
Әмма өйдә беренче билгеләр күренгәндә һәм биш көнгә кдаәр генә дәваланырга ярый. Авыру билгеләре сакланса, табибка барыгыз.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading