16+

Осиново бистәсендә 22 яшьлек хәрбине соңгы юлга озаттылар: «Октябрь аенда никахы булырга тиеш иде»

 22 яшьлек хәрби, Мотоукчы батальонының гранатомет взводы рядовое Иброхим Хәсәнов 28 сентябрьдә Украинадагы махсус хәрби операция барышында һәлак булган.

 22 яшьлек хәрби, Мотоукчы батальонының гранатомет взводы рядовое Иброхим Хәсәнов 28 сентябрьдә Украинадагы махсус хәрби операция барышында һәлак булган.

Яшел Үзән районы Осиново авылында аны соңгы юлга озаттылар. Егет биредә гаиләсе белән яшәгән, дип хәбәр итә Яшел Үзән район советы матбугат хезмәте.

Бистәдә күпләр солдатның үлемен авыр кабул иткән - 22 яшьлек егетне соңгы юлга озатырга дип олысы да, кечесе дә килгән.

"Иброхим гади, күп балалы гаиләдән, 16 яшьлек энесе һәм ике сеңлесе бар. Контракт буенча хезмәт итте, сөйгәне белән туй үткәрергә хыялланганнар, - дип сөйләгән солдатның авылдашы хушлашу тантанасында. - Октябрь азагында никахлары булырга тиеш иде. Осиновода эшләүче әнисе, хәтта, бу вакытка ял да алган. Контракты тәмамланырга берничә көн калган һәм менә..."

Яшьләр туган яклары Үзбәкстанда яшәргә планлаштырган. Биредә егетнең олы яшьтәге әбисе яши, аңа ярдәм итәргә уйлаган Иброхим.

Хәрби егет белән хушлашу чарасында Осиново лицее директоры, укытучылар, сыйныфташлары да катнашкан.

«Безнең лицейда Иброхим 9 нчы сыйныфны тәмамлады. Игелекле, ярдәмчел, - дип искә ала аның турында укытучылары. - Тырыш егет, химия, тарих, җәмгыять белеме кебек фәннәр белән кызыксынды. Классташлары белән дә яхшы мөнәсәбәттә иде. Якты хыяллар белән яшәгән егетнең шулай бик тиз арабыздан китүе әрнетә. Ә күңел ышанмый!!!"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading