16+

Печенье ашарга ярамый торган лагерь

Боровое Матюшинода оешкан "Ветер перемен" лагерендә 7-13 яшькә чаклы тулы гәүдәле балалар ял итә.

Боровое Матюшинода оешкан "Ветер перемен" лагерендә 7-13 яшькә чаклы тулы гәүдәле балалар ял итә.

Әлеге лагерь гәүдә авырлыгы артык зур булган балалар өчен махсус оешкан һәм Россиядә дә бердәнбер санала икән. Биредә балалар белән диетологлар, табиблар, тренерлар, психологлар эшли. Бу лагерьдә ял итүче балаларны дөрес тукландыру, физик эшкә җәлеп итәүгә басым ясала. Балаларны көненә биш тапкыр ашаталар. Меню да үзенчәлекле: яшелчә, җиләк-җимеш, сөтле ризыклар. Ә менә печенье, чипцы, сохарилар ашарга ярамый. Физик күнегүләргә килгәндә балалар актив рәвештә спорт белән шөгыльләнә, төрле уеннар уйныйлар.

Сүз уңаеннан, сентябрьдән олылар өчен дә шундыйрак лагерь ачу нияте бар. Биредә 18 яшьтән узганнар ял итә алачак, ди. Фитнес-тренерлар, массажист, психологлар ярдәме белән олы кешеләр дә организмнарын чистарта, гәүдә авырлыкларын киметә алырлар иде дип уйлыйлар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading