16+

Печән басуында гаҗәеп зур экзотик елан тапканнар

Быел еланнар артык күп, дигән фикер дөреслеккә туры килә булып чыкты.

Печән басуында гаҗәеп зур экзотик елан тапканнар

Быел еланнар артык күп, дигән фикер дөреслеккә туры килә булып чыкты.

Элегрәк тә «аскы як»тан (халыкта Малмыж ягындагы авылларны шулай атыйлар) кайткан печәннән елан чыккан очраклары бар. Әмма моның кадәрлесе тәүге тапкыр. Дөрес булса, әлеге печән рулоны Чутай басуларында төшерелгән, дип яза matbugat.ru almet-rt.ruга сылтама белән.

Әле берничә атна гына матбугатта Бөгелмә яныннан узганда экзотик рептилияләрнең берсе читлегеннән чыгып, поезддагы халыкны куркытканнан соң, андагы берәү әлеге "чит ил" еланнарының барысысын да тартмасы белән вагон тәрәзәсеннән ыргыткан, дигән хәбәр таралган иде. Шулар монда килеп җиткәнме, әллә инде Кукмарадагы бер метрлы кәлтә төсле, монысы да хуҗасыннан иреккә чыгып качканмы, әлегә билгесез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading