Вәгъдә иткәнебезчә, бәйгебезнең җиңүчеләрен игълан итәр вакыт җитте. Язучы Марат Кәбиров җитәкчелегендә эшләрне караган жюри әгъзалары беренче урынны бирмәскә карар калды.
Аның каравы икенче урында - ике җиңүче. Моннан тыш махсус бүләкләребез дә бар. Менә алар җиңүчеләр:
II урын - Флюра Низамова (Башкортстан) һәм Люция Аблеева
III урын - Язилә Абдрәхимова
Арча районы, Түбән Аты мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Дәниф Хәмидуллинга исә жюри махсус бүләк бирергә карар кылды. Аңа Камал театрына ике кешелек чакыру билеты һәм Рәхмәт хаты тапшырабыз.
Шулай ук бәйгедә катнашкан һәр мәктәп укучысы «Шәһри Казан»нан Рәхмәт хаты алачак. Аларны без мәктәпләргә почта аша җибәрәчәкбез. Җиңүчеләрнең якын арада редакция белән элемтәгә керүләрен сорыйбыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар