16+

Пенсия фондынан дисәләр дә ышанмагыз

Казанда фатирлар буйлап үзен пенсия фонды хезмәткәре дип таныштырып алдап йөрүчеләр ишәйгән.

Казанда фатирлар буйлап үзен пенсия фонды хезмәткәре дип таныштырып алдап йөрүчеләр ишәйгән.

Яшь кешеләр, имеш, пенсия фонды кушуы буенча халык санын исәпкә алабыз, консультация үткәрәбез, дип документларга кул куйдырта икән. Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәсе хәбәр итүенчә, бу ялган хезмәткәрләргә ышанырга ярамый. Пенсия фонды хезмәткәрләре фатирлар буйлап йөрми, кешеләрне бары эш урыннарында гына кабул итәләр. Өйгә киләсе булган очракта, адресатка алдан хәбәр ителә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading