16+

Пенсиягә иртәрәк чыга ала торган белгечлекләр исемлеген киңәйтәләр. Ул кемнәргә кагыла?

Хезмәт министрлыгы эшче төркем төзергә һәм вакытыннан алда пенсиягә хокукы булган белгечлекләр исемлеген киңәйтү турында фикер алышырга әзер, дип белдергән Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков. Бу хакта “Российская газета” яза. 

Хезмәт министрлыгы эшче төркем төзергә һәм вакытыннан алда пенсиягә хокукы булган белгечлекләр исемлеген киңәйтү турында фикер алышырга әзер, дип белдергән Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков. Бу хакта “Российская газета” яза. 

Хәзерге көндә коткаручылар, янгын сүндерүчеләр, укытучылар, табиблар, җәмәгать транспорты йөртүчеләр һәм башка һөнәр ияләре вакытыннан алда пенсиягә чыгарга хокуклы. Депутат Александр Аксененко фикеренчә, бу исемлеккә социаль педагогларны һәм балалар бакчаларында физкультура буенча инструкторларны кертергә кирәк.

Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты профессоры Александр Сафонов билгеләп үткәнчә, технологияләр үзгәрү сәбәпле, икътисадта куркыныч һөнәрләр саны кими. Әмма психологик киеренкелек арту белән бәйле яңа куркынычлар барлыкка килә. "Соңгысын бездә әле дөрес бәяләргә өйрәнмәделәр, гәрчә нәкъ менә стресс эшчәнлекне дә, гомер озынлыгын да киметүче төп фактор булып тора. Бу өлкәдә тикшеренүләр үткәрергә һәм зарарлы һәм куркыныч һөнәрләр исемлеген заманчалаштырырга кирәк. Шул ук вакытта эш бирүчеләрне хезмәткәрләргә карата мөнәсәбәтләрен үзгәртү таләп ителә. Хезмәт ресурслары чиксез түгел", – дип өсти эксперт.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading