16+

Песиле буласың килсә – акциягә кушыл

5 декабрьдә Казанда "Өйгә юл" дип аталган песиләр күргәзмәсе - хәйрия акциясе узачак.

5 декабрьдә Казанда "Өйгә юл" дип аталган песиләр күргәзмәсе - хәйрия акциясе узачак.

Чара барышында стерилизация һәм вакцинация узган 30 песи яхшы кулларга эләгә алачак. Теләге булган кешеләр акциягә кушылып, дүрт аяклы дусларыбызга хуҗа табарга булыша ала. Акция программасында балалар өчен төрле мастер-класслар, хәйрия ярминкәсе, төрле конкурслар булачак.

Шәһәрлеләр үзләре белән Казан приютларында яшәүче йорт хайваннарына ризык алып килә ала. Акция дәвамында җыелган барлык акчаларны да йортсыз песиләргә ярдәм итүгә тотачаклар. "Өйгә юл" дип аталган хәйрия акциясе "Смена" заманча мәдәният үзәгендә сәгать 11.00 узачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе порталы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading