16+

Песков Путинга һөҗүм итәргә теләүләре турында үз фикерен җиткерде

Украинаның махсус хезмәтләре Россия Президенты Владимир Путинга һөҗүм итәргә тырышкан дигән хәбәрләр турында Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков үз фикерен җиткерде.

Украинаның махсус хезмәтләре Россия Президенты Владимир Путинга һөҗүм итәргә тырышкан дигән хәбәрләр турында Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков үз фикерен җиткерде.

Аның сүзләренчә, көнбатыш басмаларындагы чыккан язмалар "уйлап чыгарылган". Бу хакта ren.tv хәбәр итә.

"Хәзер бик күп төрле "сары матбугат басмалары" эшләп килә. Бу әле барысы белән дә танышу өчен сәбәп түгел", дигән Песков журналистларның сорауларына җавап биреп.

Элегрәк Германиядә чыгып килүче бер газетада Украинаның махсус хезмәтләре РФ Президенты Владимир Путинга Дрон-камикадзе ярдәмендә һөҗүм оештырырга тырышкан диелгән язма чыккан иде. Bild басмасы мәгьлүматлары буенча, 23 апрель көнне көндез Украина территориясендә 800 чакрымга кадәр очу ераклыгы булган UJ-22 тибындагы пилотсыз очкыч җибәрелгән, әмма ул һәлакәткә очраган. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading