16+

Пион үстерү СЕРЛӘРЕ

Җәй салкынча килсә, чалма чәчәккә (пион) су сибәргә кирәкми.

Җәй салкынча килсә, чалма чәчәккә (пион) су сибәргә кирәкми.

Көннәр эссе торса, атна-ун көнгә бер тапкыр сибегез. Суны бигрәк тә май ахыры – июль башында сибәргә кирәк.

Күпләр суны куакның төбенә сибә. Ә аның тамырлары читтәрәк урнаша. Шуңа да суны куак төбеннән 20-25 см (яшьрәк үсенте булса, карт үсентегә 40 см) читкәрәк тә сибегез. Су агып китмәсен өчен, периметр буйлап 10 см тирәнлектә канау казыгыз. Һәр куак төбенә өчәр чиләк су сибәсе була. Суны кич белән сибү дөрес.

Чалма чәчәк бер урында илле ел да үсә ала. Әмма ул картая барган саен, чәчәкләре вагая һәм сирәгәя. Шуңа да чалма чәчәкне 8-10 ел саен казып алып, бүлеп утыртырга кирәк. Моның өчен сабаклары-яфракларын тулысынча кисеп алырга һәм, тамырларына зыян китермичә, казып чыгарырга кирәк. Тамырларын юып, бер көн киптерәбез. Һәр тамырда өч-дүрт бөре калырлык итеп бүлгәлибез һәм 50 см тирәнлектә утыртабыз. Озаграк вакытка утыртасы булсагыз, тирәнлеге 70-80 см булса да ярый. Авырулардан саклау өчен, тамырны 30 минутка марганцовка эремәсенә салып торабыз. Бу эшне фәкать август аенда гына башкарыгыз.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading