16+

Полиция хезмәткәрләре волейбол уйнап чемпион булганнар

Татарстан волейболчылары Америкада янгын сүндерүчеләр һәм полиция хезмәткәрләре арасында узган XVI Бөтендөнья уеннарында катнашып Казанга җиңү белән кайтты. "Динамо-МВД" волейбол командасы үз дисциплинасында финалда алтын медальләргә ия булган. Алар инде өченче ел рәттән уеннарда чемпион исемен яулыйлар.

Янгын сүндерүчеләр һәм полиция хезмәткәрләренең бөтендөнья уеннары ике елга бер тапкыр җәй көне уздырыла. Бу чара инде 30 елдан бирле үткәрелеп килә. Бәйгеләр, ярышлар спортның 61 төре буенча үтә. Биредә катнашучылар һөнәри осталыкларын да сыныйлар. Әйтик, коралдан ату, киртәләр булган полосаны узу, этләр белән эшләү осталыклары дисеңме... Быел Россия делегациясендә Америкадагы Фэйрфакс шәһәрчегенә уеннарга 265 профессионал булмаган спортчы киткән. Алар эчке эшләр системасында, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында, янгын сүндерү өлкәсендә эшләүчеләр. Бәйгеләрдә барлыгы дөньяның 70 иленнән 12 мең кеше катнашкан. Россия җыелма командасы быел инде 17 дисциплинада 205 медаль яуларга өлгергән.

Юстиция майоры Гөлнара Сәмитова-Галкина биш алтын һәм бер көмеш медаль алган, полиция капитаны Ирина Пермитина исә шулай ук биш алтын медальгә ия булган.

Полициянең өлкән лейтенанты Алексей Александров җиңел атлетика буенча җыелма командага алтын медаль яуларга ярдәм иткән. Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләреннән торган волейбол командасы чемпион титулын яулаган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading