16+

Поши дип белеп мылтыктан аткан (+видео)

Татарстанда саксызлык аркасында үлемгә китерүдә гаепләү белдерелде.

Татарстанда саксызлык аркасында үлемгә китерүдә гаепләү белдерелде.

Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары тарафыннан Менделеевск районында яшәүче иргә карата "Саксызлык аркасында үлемгә китерү" маддәсе буенча гаепләү белдерелде.

Тикшерү версиясе буенча, 2024 елның 9 августында төнлә Менделеевск районының Камай авылы янындагы кырда законсыз ау белән шөгыльләнүче берничә җирле кеше үзләре атып үтергән пошины тунаганнар. Бу вакытта икенче бер машинада аучыларның икенче төркеме үтеп барган. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип уйлап, аучы ир-атлар куак арасына кереп качкан. Автомобильдәге аучы аларның берсен тепловизор аша күреп алган да поши дип уйлап, транспорт чарасыннан чыкмыйча гына, «Сайга»карабиныннан ике тапкыр аткан. Алынган җәрәхәтләр аркасында куаклар арасында яшеренгән ир-атларның берсе каза урынында үлә.

Хәзер тикшерү эшләре алып барыла, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча Россия Тикшерү Комитетының Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading