16+

“Права” алу катлауландырыла

Эчке эшләр министрлыгы моңа бәйле закон проекты әзерләгән.

Эчке эшләр министрлыгы моңа бәйле закон проекты әзерләгән.

Россия Эче эшләр министрлыгы “Д” категорияле машина йөртү таныклыгын алу өчен үзгәрешләр кертергә ниятли. Моңа бәйле закон проекты инде әзерләнгән. Ул кабул ителгән очракта, “Д” категорияле “права” алу өчен иң элек “В” һәм “С” категорияләренә имтихан тапшырасы һәм таныклык аласы була. Бер еллык йөртү стажын туплагач кына “Д” категориясенә имтихан бирергә рөхсәт ителәчәк.

ЮХИДИ хезмәткәрләре фикеренчә, бу автобуслар катнашындагы юл һәлакәтләре санын киметергә ярдәм итәчәк.

Әлегә “Д” категорияле таныклык алу өчен бердәнбер чикләү яшькә бәйле иде. Мондый “права” 21 яшьтән генә бирелә. Ә армия сафларында хезмәт итүчеләргә 19 яшьтән бирү каралаган.

Яңа законда хәрбиләргә карата чикләр юк, ягъни аларга бер ел йөртү стажы булдыру таләбе куелмый, диелә хәбәрдә. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading