16+

Психиатрлар Казанга җыелды

Татарстанда ел саен 8 меңнән артык кешедә психик тайпылышлар ачыклана, 7 меңгә якын кеше алкоголизм һәм наркоманиядән интегә. Статистика буенча, алга киткән илләрдә яшәүчеләрнең 20-30 проценты психиатрлар ярдәменә мохтаҗ. Хәзерге заман шартларындагы киеренкелек, стресслар, депрессияләргә бирелү кешенең күңел халәтенә йогынты ясамый калмый. Психиатрия тармагында нинди проблемалар бар, бу өлкәгә кагылышлы...

Татарстанда ел саен 8 меңнән артык кешедә психик тайпылышлар ачыклана, 7 меңгә якын кеше алкоголизм һәм наркоманиядән интегә. Статистика буенча, алга киткән илләрдә яшәүчеләрнең 20-30 проценты психиатрлар ярдәменә мохтаҗ. Хәзерге заман шартларындагы киеренкелек, стресслар, депрессияләргә бирелү кешенең күңел халәтенә йогынты ясамый калмый. Психиатрия тармагында нинди проблемалар бар, бу өлкәгә кагылышлы...

Татарстанда ел саен 8 меңнән артык кешедә психик тайпылышлар ачыклана, 7 меңгә якын кеше алкоголизм һәм наркоманиядән интегә. Статистика буенча, алга киткән илләрдә яшәүчеләрнең 20-30 проценты психиатрлар ярдәменә мохтаҗ. Хәзерге заман шартларындагы киеренкелек, стресслар, депрессияләргә бирелү кешенең күңел халәтенә йогынты ясамый калмый. Психиатрия тармагында нинди проблемалар бар, бу өлкәгә кагылышлы мәсьәләләрне чишү юллары, камилләшү хакында сөйләшер өчен психиатрлар Казанга җыелды.

Бүген башкалада XVI Россия психиатрлар Съезды башланды. Әлеге чара иң зур фәнни форумнарның берсе. Съезд кысаларында "Психиатрия реформа этабында: проблемалар һәм перспективалар" дип исемләнгән Халыкара конференция дә узачак.
Әлеге съезд Казанда беренче тапкыр үткәрелә. Чарада 1300дән артык фәнни хезмәткәр, психотерапевтлар, неврологлар, наркологлар, психиатрлар катнашачак. Психиартия өлкәсендәге дөньядагы иң яңа технологияләр, алымнарны Казанда сынарга, күрергә мөмкин була.

- Төрле төбәкләрдән, төрле илләрдән килгән медицина белгечләре белән борчыган сорауларга җавап табарбыз, - ди Татарстанның Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин.

26 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк психиатрлар съездында Германия, АКШ, Италия, башка чит илләрдән килгән галимнәр тәҗрибә уртаклашып, психиатрия өлкәсендә тәкъдимнәрен җиткерәчәк. Съезд Корбан бәйрәменә туры килү сәбәпле, кунакларга мөселманнарның әлеге олуг бәйрәме турында сөйләргә, Казанның истәлекле урыннарын күрсәтергә дә уйлыйлар.

Съезның быел Казанда уздырылуы очраклы гына түгел. Бехтерев, Фрезе кебек галимнәр нигез салган Казан психиатрия мәктәбенең үз традицияләре бар. 1806 елда нигез салынган Казандагы психиатрия хастаханәсе Россиядә беренче була.

- Зур тарихка ия булган хастаханәбез күп кенә күренекле табиблар, шәфкать туташларын, галимнәрне әзерләде. Барыбыз да бердәм булып тырышып эшлибез. Психиатрия тармагында төп проблемаларның берсе ул авыруны туганнары аңламау. Якындагы кешесе авыруны вакытында хастаханәгә алып барса, тиешле даруларны эчерсә, дәвалануны күпкә җиңеләйтергә була. Ләкин кызганыч, туганнары авыруны ташлаган очраклар да бар, - ди Республика Психиатрия хастаханәсенең баш табибы Фәрит Җиһаншин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading