16+

Путин Амур өлкәсендә Көнчыгыш космодромын үстерү буенча киңәшмә үткәрәчәк

Россия Президенты Владимир Путин Амур өлкәсенә эшлекле сәфәр кылачак, анда Көнчыгыш космодромы төзелеше барышы белән танышачак. Кремль матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, дәүләт башлыгы космодромның техник һәм старт комплексларын караячак, шулай ук Көнчыгыш үсеше буенча киңәшмә уздырачак.

Дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков кичә Путин бу мөһим объектны төзүне үзе тикшерергә тели, дип билгеләде. "Бу дәүләт башлыгы өчен гадәти инспекцион сәфәр", - диде Кремль вәкиле. «Көнчыгыш - ул Путинның баласы, төзелеш аның контролендә бара», дип искәртте Песков.
"Анда бик катлаулы мизгелләр булды, төзелеш артта калып барды, хәзер ситуация үзгәрде", - дип билгеләп үтте Песков. Аның сүзләренчә, "президент моңа үзе ышанырга тели".
Матбугат сәркатибе хәбәр иткәнчә, мәйданчыкны караганнан соң президент төзелеш алып баручы хөкүмәт әгъзалары белән турыдан-туры төп подрядчылар белән җентекле киңәшмә уздырачак, һәм төзелеш барышы, беренче планлаштырылган эшләтеп җибәрүгә әзерлек мәсьәләләре, шулай ук төзелештә катнашучы кешеләрне социаль тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алышачак.
Моннан тыш, Путин СИБУР компаниясе генераль директоры Дмитрий Конов белән очрашачак, әңгәмә Амур өлкәсендә яңа газ эшкәртү заводын төзү башлануга багышланачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading