Кичә Астана шәһәрендә ЭКСПО-2017 халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе ачылды.
Скопировать ссылку
Кичә Астана шәһәрендә ЭКСПО-2017 халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе ачылды.
Аны ачу тантанасында Россия Президенты Владимир Путин Татарстан экспозициясен караган. Бу хакта республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәртәбәле кунаклар өчен экспозиция буйлап экскурсия уздырган һәм республиканың Россия һәм Татарстан икътисадын үстерүгә сизелерлек өлеш керткән һәм Казахстан белән хезмәттәшлек иткән алдынгы предприятиеләре турында сөйләгән. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ЭКСПО-2017да Россия делегациясе составына төбәкләр башлыкларыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чиләбе өлкәсе Губернаторы Борис Дубровский гына кергән.
Комментарийлар