Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Президент Владимир Путинга 2017-2025 елларга хөкүмәтнең эш планын тәкъдим иткән, дип яза "Татар-информ".
- 2019-2020 елларда дөньядагы уртача һәм аннан югарырак икътисад үсеше дәрәҗәсенә чыгарбыз. Бу - икътисадка төп социаль мәсьәләләрне чишәргә һәм үстерергә мөмкинлек бирәчәк, - дип җиткергән Дмитрий Медведев.
Президент "персоналларга, хәтта илнең эчке сәяси графигына бәйсез рәвештә, илнең ачык һәм аңлаешлы икътисад һәм социаль өлкә үсеше планы булырга тиеш" дип билгеләп үткән. Ул тиешле план белән экспертлар төркеме эшләвен дә җиткергән.
- Сүз дә юк, Россия хөкүмәте алып барган эш барлык тәкъдимнәр нигезендә булырга тиеш, - дип әйткән Путин. Ул премьерга, нәтиҗәләр буенча соңгы вариантны кабул итү өчен, баштан хөкүмәт идеяләре буенча фикерләшергә, аннан экспертлар эшләнмәләрен карарга тәкъдим иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар