16+

Путин хөкүмәт әгъзалары белән киңәште

Россия Президенты Владимир Путин ике көн дәвамында Федераль җыенга юллама буенча хөкүмәт җитәкчесе, аның урынбасарлары һәм министрлар белән киңәшмә уздырды.

Россия Президенты Владимир Путин ике көн дәвамында Федераль җыенга юллама буенча хөкүмәт җитәкчесе, аның урынбасарлары һәм министрлар белән киңәшмә уздырды.

Чара 21 апрельдә узачак. Әлеге киңәшмәләрдә юллама вакытында яңгыраячак төп тезислар ачыклана.

Билгеле булганча, Путин Федераль җыенга юллама белән һәр ел саен чыгыш ясый. Анда илдәге хәлләр, шулай ук тышкы сәясәт өлкәсендәге хәлләр аныклана, киләчәккә планнар билгеләнә. Әлеге чыгышны идеологик документ дип тә билгеләргә була. Узган ел Президент юллама белән 15 гыйнварда ук чыккан иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading