16+

Путин мәктәптәге дәресләргә кагылышлы канунга кул куйды

Педагоглар һәм мәктәп җитәкчелеге эчке тәртип кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тотачак.

Педагоглар һәм мәктәп җитәкчелеге эчке тәртип кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тотачак.

Россия Президенты Владимир Путин мәктәп укучыларына дәресләрдә кәрәзле телефоннарны куллануны тыю турында канунга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган.

Ул Мәгариф турындагы канунга үзгәрешләр кертә һәм укучыларның дәрес вакытында кесә телефоннарын куллана алмавын билгели. Бу кагыйдәдән аерым очраклар мәктәп укучыларының һәм укытучыларның тормышына яки сәламәтлегенә куркыныч янау һәм башка гадәттән тыш хәлләр белән бәйле булачак.

Укучыларга шулай ук дәресләрдә дисциплина һәм үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен үтәү бурычы беркетелә. Педагоглар һәм мәктәп җитәкчелеге эчке тәртип кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тотачак.

Документ рәсми рәвештә басылып чыккан көннән үз көченә керә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading