16+

Путин татар түбәтәен кигән (+фото)

Россия Президенты Владимир Путин белән Италия Премьер-министры Маттео Ренци «ЭКСПО-2015» Бөтендөнья күргәзмәсендә Россия павильонында тәкъдим ителгән продукцияне карады.

Россия Президенты Владимир Путин белән Италия Премьер-министры Маттео Ренци «ЭКСПО-2015» Бөтендөнья күргәзмәсендә Россия павильонында тәкъдим ителгән продукцияне карады.

Россия төбәкләре арасында иң зурысы булган Татарстан экспозициясе павильонның икенче катын били. Татарстан экспозициясе төбәк мәдәниятенә, кулинар традицияләргә багышланган. Үзәктә икмәк күргәзмәсе урын алган, ә пыяла киштәләрдә сөт продукциясе үрнәкләре, казылык эшләнмәләре, шәраб, бал, яшелчә һәм җиләк-җимешне күрергә була. Күргәзмәдә «Просто молоко», «Татспиртпром», «Ак Барс Холдинг», «Татарстан кулланучылар берлеге», «Майский» һәм башка предприятиеләр үз продукциясен тәкъдим иткән. Чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм Татарстан Премьер-министры урынбасары - Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та катнашканнар. Татарстан продукциясен югары бәяләп, Владимир Путин халык кәсепчелеге предметлары урнаштырылган стенд янында тукталган. Биредә ул милли орнаментлар белән бизәлгән татар түбәтәен киеп караган. Владимир Путин италияле хезмәттәшләренә аның татарларның милли баш киеме булуын әйткән.

Фото: espreso.tv

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading