16+

Путин Төркиядә һәм Мисырда ял итү турында

- Бу бездән тормады. Чикләү сәбәпләре төрле, әмма нәтиҗә бер. Мисырда хәзерге хакимият радикаллар белән көрәшә, әмма моңа һәрвакытта да ирешеп булмый. Без анда нәрсә баруын күреп торабыз, - диде Президент, россиялеләрнең Төркия һәм Мисырга кайчан ял итәргә бара алачагы хакындагы сорауга.

- Мисыр хакимияте белән бергә без гражданнар очышын куркынычсыз итәрлек чаралар табарга тиеш. Әлегә бу чара табылмаган, әмма махсус хезмәтләр белән хокук саклау органнары Мисыр коллегалары белән бу мәсьәлә өстендә эшлиләр, - дип билгеләп үтте Путин.- Төркиягә килгәндә, охшаш картина күрәбез. Дөрес, безнең карашка, Төркиянең хәзерге җитәкчелеге радикаллар белән хезмәттәшлек итә кебек. Бу илнең эчке проблемалары куркынычсызлык мәсьәләләре турында уйланырга мәҗбүр итә. Анда көньякта гражданнар сугышы бара. Без аны күрмәскә тырышабыз, әмма бу - факт. Төркиядә атна саен диярлек терактлар. Безнең ял итүчеләр белән нәрсәдер булмас дигән гарантия юк, - диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading