16+

Пычак проблеманы хәл итми

Фаҗига. Татарстанда быел гаиләләрдә килеп чыккан низаглар аркасында 55 кешенең гомере өзелгән. Егерме биш очракта хатын-кыз үзенең ирен яки өйдәшен пычак кадап үтергән.

Фаҗига. Татарстанда быел гаиләләрдә килеп чыккан низаглар аркасында 55 кешенең гомере өзелгән. Егерме биш очракта хатын-кыз үзенең ирен яки өйдәшен пычак кадап үтергән.

- Һәр бишенче җинаять исерек баштан эшләнә,- ди Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының полиция участок вәкаләтле вәкилләренең эшчәнлеген оештыру идарәсе җитәкчесе урынбасары Леонид Шестопалов.

Гыйнвар аенда Дәрвишләр бистәсендә исерешеп, талаша башлагач, 1982 елгы хатын 1971 елгы өйдәшенә пычак белән өч мәртәбә кадый. Бөгелмәдә 1969 елгы хатын 1972 елгы ирен суя.

- Тәтеш районы үзәк хастаханәсендә март аенда яралы ир вафат булды, - дип, мисаллар китерүне дәвам итте полиция полковнигы Леонид Шестопалов. - 66 яшьлек ир, исереп кайтып, 64 яшьлек хатынын кыйный башлый. Уллары әнисен якларга тырыша, ахыр чиктә, пычак алып, әтисенә кадый. Сәрхүш ир элек тә йодрыкларын уйната торган була, ләкин тагын да холыксызланыр, дип, полициягә хәбәр бирмәгәннәр. Гаиләдә ир яки өйдәш булып яшәүче кеше җәберли икән, моңа түзеп тормаска кирәк, чөнки исерек талашларның ахыры күп очракта фаҗигале тәмамлана.

Участковый белән бер сөйләшү дә, кайчак, исерекне акылга утыртырга мөмкин икән. Гариза керсә, гаиләдәге дуамал исерек бер тәүлектән унбиш тәүлеккә кадәр кулга алынырга мөмкин, аннан бер ел профилактик күзәтчелектә тотыла. Кыйнау-җәберләүләр кабатланса, җинаять эше кузгатылуы да ихтимал.

Республикада 4059 гаилә "сәрхүш гаилә" булып санала. .

Куен дәфтәренә

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының "Ышаныч" телефоны - (843) 291-20-02.

Кәрәзле һәм стационар телефоннан -112 бердәм коткару хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading