16+

Равил Фәйзуллин язучылар арасында «Су буе Сабан туе» уздыра (ФОТОЛАР)

Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин каләмдәшләрен һәм дусларын янә суда йөзәргә чакыра.

Равил Фәйзуллин язучылар арасында «Су буе Сабан туе» уздыра (ФОТОЛАР)

Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин каләмдәшләрен һәм дусларын янә суда йөзәргә чакыра.

Шагыйрьнең йөзү марафоны быел 35нче тапкыр узачак. Бу хакта Равил Фәйзуллин үзе хәбәр итте. Равил Фәйзуллинның күпсанлы йөзешләр оештырганы бар.
Шагыйрь Казансуда да, Иделдә дә, Тирән күлдә дә йөзде. Әлеге чараларга ул һәрвакыт иҗатташ дусларын, фикердәшләрен дә чакыра.



Әйтик, узган ел әдип Яшел Үзән районындагы Большие Ключи авылы күлендә йөзде. Равил Фәйзуллин белән суга сикерүчеләр арасында Фәндәс Сафиуллин, Венера Сөләйманова, Шәмсия Җиһангирова, Римзил Вәлиев, Зиннур Хөснияр, Вахит Имамов, Марат Закиров, Вакыйф Нуриев, Рашат Низами, Булат Хәсәнов кебек татарның асыл егет һәм кызлары булса да, ике чакрымнан артык араны шагыйрь үзе, җәмәгате Наилә ханым, улы Газиз һәм шагыйрә Илсөяр Ихсанова кына уза алдылар. Ул чакта әдип йөзү марафонын башкалада үткәрелгән Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатына һәм Әдәбият елына багышлаган иде.



Быелгы - 35нче йөзү марафоны 20 июльдә шул ук Большие Ключи авылы янындагы күлдә үткәреләчәк. Равил Фәйзуллин монысын "Су буе Сабан туе" дип атарга булган.


tatar-inform.ru

Фото:elitat.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading