16+

Ренас Кәлимуллинны котлыйбыз! Сез дә котлагыз!

Сабантуйлар белән мәш килгән арада, кайбер көрәшчеләрнең шәхси тормышларында да зур үзгәрешләр булган икән.

Сабантуйлар белән мәш килгән арада, кайбер көрәшчеләрнең шәхси тормышларында да зур үзгәрешләр булган икән.

Күп тапкырлар Татарстан, Россия, 12 тапкыр дөнья чемпионы Ренас Кәлимуллин гаиләсендә шатлыклы вакыйга: 29 июнь көнне тормыш иптәше Айсылу аңа икенче сабый бүләк иткән. Ренас белән Айсылуларның зур кызлары Ариананың сеңлесе Ижау шәһәрендә туган. Исем дә кушарга өлгергәннәр: Эсмира. Әлеге зур вакыйгага кадәр Ренас чираттагы тапкыр көрәш буенча дөнья чемпионы да булып танылган иде, димәк, Эсмираны Ренаска шушы уңайдан да зур Айсылу тарафыннан зур бүләк дип кабул итәргә мөмкин. Котлыйбыз!

http://tulachi.ru/ язганча, Ренас 1994 елда Менделеевск районының Камай авылында туа. Башлангыч һәм сигезьеллык белемне дә ул әлеге авыл мәктәбендә ала. Урта белемгә Менделеевск шәһәренең 7 нче номерлы мәктәбендә ирешә. Татарча көрәш серләренә исә аны авыл Сабантуйларында мәйдан тоткан көрәшче, ягъни әнисенең әтисе, “Россиянең атказанган механизаторы” Мөхәммәтнур бабасы төшендерә. Ренас авыл мәктәбендә укыган чорда Мөхәммәтнур ага авыл мәктәбендә көрәш түгәрәге алып бара. Менделеевск шәһәрендә урта мәктәптә укый башлагач, татарча көрәш белән Минхәлит Гыйльманов җитәкчелегендә шөгыльләнә башлый. Түбән Кама химия һәм технология институтына (КНИТУның филиалы) укырга кергәч, Ренас татарча көрәш белән “Шинник” спорт комплексында тренер Илнар Гәрәев кул астында шөгыльләнә. Биредә һәм мәктәптә укыган елларда ул Актанышта - республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиев призына, Теләчедә - “Сабантуй” газетасы призына үткәрелгән ярышларда - дүртенче, Мамадышта узган көрәш турнирында - беренче, Алабугада - “Татарстан яшьләре” газетасына үткәрелгән ярышта - икенче урыннарны яулый. Әнә шулай ул яшьтән даими рәвештә көрәш ярышларында катнашып, аларда бер-бер артлы җиңү яулап, зур танылу алып, бүгенге көннәргә килеп җитә. Бүгенге көндә Теләче командасы өчен чыгыш ясый.

Ренасның тормыш иптәше Айсылу тумышы белән Ижау шәһәреннән, кияүгә чыкканчы Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган. Якташыбыз, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, профессор Венера Әхәт кызы Ганиева классында белем алган.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Исемнәре супер! Хәерле гомер телим!

    Мөһим

    loading