16+

Республика балалар клиник хастаханәсе территориясендә - "Тыныч бакча"

Республика балалар клиник хастаханәсе территориясендә «Тыныч бакча» дип аталган комплекс барлыкка киләчәк. Биредә, парк һәм спорт мәйданчыгыннан тыш, мәчет белән чиркәү дә урнашачак.

Республика балалар клиник хастаханәсе территориясендә «Тыныч бакча» дип аталган комплекс барлыкка киләчәк. Биредә, парк һәм спорт мәйданчыгыннан тыш, мәчет белән чиркәү дә урнашачак.

Комплекс төзү проекты Татарстанның Сәламәтлек министрлыгы, Республика балалар клиник хастаханәсе, Татарстан Мөселманнары диния нәзарәте һәм Казан епархиясе тарафыннан әзерләнгән. Мәчет белән чиркәү хастаханәгә килүчеләрнең һәммәсе өчен дә ачык булачак. Ата-аналар анда дин әһелләре белән сөйләшеп, үзләрен борчыган сорауларга җавап табачак, күңелләренә тынычлык алачак. «Тыныч бакча»ны бу елның август ае ахырында ачарга җыеналар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading