Республика җитәкчеләре Россия Дәүләт Думасының депутатларын сайлауда тавыш бирде. Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев хәләл җефете белән Казанның КНИТУ-КХТИ бинасында урнашкан 55 нче сайлау бүлекчәсендә тавыш бирде.
Журналистлар белән булган әңгәмәдә Минтимер Шәймиев:
-Берникадәр фикерләр дә бар, безнең җаваплырак булуыбызны теләр идем. Сәяси вәзгыятьтә дә, икътисади вәзгыятьтә дә җиңел чор түгел. Шуннан чыгып, тавыш җыйган депутатлар тагын да җаваплырак булырга тиеш. Без үзебез дә күзәттек, сезнең дә берникадәр фикерләрегез бардыр: кайбер парламент партияләре җитәкчеләре, Дәүләт Думасында беренче тапкыр гына булмаучылар, сайлау алды кампаниясе барышында бер яңалык та әйтмәделәр. Популизм, кемнедер салымнардан, хәтта ЖКХ хезмәтләреннән түләүдән азат итү турында чынбарлыкка туры килмәгән вәгъдәләр булды. Андый әйберләрне игълан итү бик җиңел, әмма партияләр, парламентта була торып һәм үзләре хәл итеп, илнең бюджеты, аның саклану мөмкинлекләре һәм гомумән Россиядәге җәмгыять турында уйларга тиеш. Дәүләт Думасына кем генә килсә дә, партияләр җаваплы булырга тиеш, әгәр бу мөмкин булса Без хокукый илдә законнарга таянырга тиеш, ә кайбер законнарны кабул итеп өлгермиләр, бер-ике елдан үзгәртә башлыйбыз, бар нәрсәдә дә тотрыклылык булырга тиеш. Шуңа да безнең тавыш һәм теләкләр ишетелсен иде, дигән өметтә калам, бүген без үз сайлавыбызны ясыйбыз, - диде.
Минтимер Шәймиевтан кала, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков та, Казан мэры Илсур Метшин да Россия Дәүләт Думасына сайлауларда тавышларын бирде.
Казан мэры Илсур Метшин үзенең гражданлык бурычын үтәгәннән соң шәһәрлеләрне бәйрәм белән котлады. "Дәүләт Думасының депутатларын сайлаулары бик җаваплы көн, чөнки без бүген үзебезнең киләчәгебезне билгелибез. Аның нинди буласын бүген көчле Россия өчен тавыш биргән казанлыларның активлыгы билгели. Безгә Россиянең Дәүләт Думасында көчле команда, көчле Россия, көчле Татарстан, төзек, матур Казан кирәк", - дип билгеләп үтте Казан башлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар