16+

Республика клиник онкология хастаханәсенә яңа баш табиб билгеләнде

Татарстан Республика клиник онкология хастаханәсе баш табибы эшеннән китте.

Татарстан Республика клиник онкология хастаханәсе баш табибы эшеннән китте.

Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Сәламәтлек саклау министрлыгындагы чыганагы әйткән.

Агентлык чыганагы мәгълүматы буенча, аның урынын Яшел Үзән Үзәк район хастаханәсе баш табибы Илгиз Һидиятов алачак. Бүген иртәнге 8 сәгатьтә аны онкодиспансер коллективына тәкъдим итәчәкләр.

Моңа кадәр сәламәтлек саклау министры Марат Садыков республикада сәламәтлек саклау өлкәсендә булачак кадрлар алмашы турында әйткән иде.

"Татар-информ" Татарстанда өч хастаханәнең баш табиблары алышына дип хәбәр итте.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading