16+

Республиканың 63 процент халкы дәүләт хезмәте порталыннан файдалана

Электрон түләүләр халык арасында көннән көн популярлаша бара. Җайлы, тиз, чиратсыз. Әнә шул сыйфатлары өчен бигрәк тә үз итә кешеләр дәүләт хезмәте порталын. Быелның беренче квартал нәтиҗәләре буенча гына да, портал аша төрле хезмәтләргә түләнгән сумма миллиард сумнан артып киткән. Былтыргы белән чагыштырганда, күрсәтелгән электрон хезмәтләр 72 процентка арткан һәм...

Кыскасы, республика халкының 63 проценты дәүләт хезмәте порталыннан актив файдалана. Тулырак әйтсәк, электрон хезмәт күрсәтүләр арасында беренче урында, ЗАГСка гариза тапшыру тора. Язылышучы яшь парлардан 89 процент гариза нәкъ менә электрон формада керә икән. Икенче урында популярлыкны балалар бакчалары бүлеге яулаган. Балалар бакчалары бүген төп темаларның берсе булып торганда, әлеге популярлык гаҗәп тә түгел. Көненә берничә тапкыр порталга кереп, электрон чиратны тикшерүче ата-аналар да бар. Өченче урында - Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кечкенә суднолар буенча дәүләт инспекциясе салган штрафларны түләү тора. Ел башында дәүләт хезмәте порталының яңартылуы, "Ак БАРС" банкы карталары белән кулланучылар өчен түләүләрнең коммиссиясез башкарылуы, торак коммуналь хезмәтләр, газ өчен дә түләү мөмкинлеге булдырылу, "IT-чемпион-2015" республика бәйгесенең башланып китүе дә порталның эшен активлаштырды, кулланучылар санын арттырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading