Р.Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов зур шау-шу тудырган “Киек каз юллары” җыры буенча үз фикерен җиткерде.
“Җыр җырчысын тапты яки “Киек каз юллары” җыры халыкка ни өчен Артур Хәсәнов башкаруында барып җитте?
Берзаман Рәшит Ваһапов япь-яшь егет Илһам Шакировны тыңлап торган да, аркасыннан сөеп, “Да, душа есть!” - дигән. Әйе, җырны халыкка җиткерү өчен иң элек йөрәк җылысы, әнә шул “душа” кирәк. Сәнгатьнең, гомумән, формуласы да “Йөрәктән – йөрәккә” бит!
Җырда бөтен нәрсә мөһим - музыка да, сүз дә, башкаручының осталыгы да. Әмма җырчы җырны йөрәге аша үткәреп, җаны белән, “душасы” белән җырламаса, халык аны кабул итми.
“Киек каз юллары” җырын Артур Хәсәнов чын күңелдән, җанын-йөрәген салып, “душа” белән, уйнамыйча-масаймыйча ихлас җырлый. Артур башкаруында ясалмалылык юк. Шуңа күрә халык бу җырны бик тиз отып алды, гәрчә ул 3 ел элек яңгырый башлаган булса да.
Гадәттә, җыр халык күңеленә беренче башкаручы исеме белән керә инде. Әмма һәрвакыт түгел. Әйтик, “Тыңлачы, сандугач” җырын Ришат Төхвәтуллинга кадәр башкаручылар да булды. Әмма бу җырны халыкка Ришат танытты.
“Яңа татар җыры” конкурсында да шуңа игьтибар итәм: җыр килә, тыңлыйсың, бернәрсәсе юк кебек. Ә шул ук җырны икенче җырчы җырлап җибәрә - хәйраннар каласың... Шулай шул, җыр язмышы шактый катлаулы...” – дип язган Рифат Фәттахов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар