16+

Ринат Хайров: “Безнең бурыч – спортны һәр кешегә үтемле итү”

Кичә Әлмәттә Дәүләт Думасы депутатлары, "Бердәм Россия" фракциясе әгъзалары Ринат Хайров һәм Марат Бариев Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнары җитәкчеләре белән спорт инфраструктурасы үсеше турында сөйләште. Әңгәмә физик культура һәм спортны үстерүгә багышланган дәүләт программалары тирәсендә барды.

Кичә Әлмәттә Дәүләт Думасы депутатлары, "Бердәм Россия" фракциясе әгъзалары Ринат Хайров һәм Марат Бариев Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнары җитәкчеләре белән спорт инфраструктурасы үсеше турында сөйләште. Әңгәмә физик культура һәм спортны үстерүгә багышланган дәүләт программалары тирәсендә барды.

Әлмәт үзе бу өлкәдә алга киткән шәһәрләрнең берсе. Биредә якын киләчәктә "Мирас" дигән 50 метрлы бассейн булдырырга планлаштырыла. Велосипед юлларын рәткә китерү эшенең беренче этабы ахырына якынлашып килә. Ләкин әле уртага салып сөйләшенмәгән проблемалар да җитәрлек. Берничә спорт мәктәбенә капиталь ремонт ясарга кирәк. Хәзерге вакытта Түбән Мактама авылындагы спорт комплекс каршында уен спорт төрләренә юнәлдерелгән яңа балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе ачарга планлаштырыла. Депутатлар да бу эшкә кушылырга тиеш.

- Республикада халык спорт белән шөгыльләнсен өчен барысын да эшләргә тырышабыз. Бу - дәүләт бурычы, чөнки спорт ул кешеләрнең физик сәламәтлеге, сәламәт кешеләр - сәламәт ил, сәламәт икътисад булдыра. Әлбәттә төп эш җирле хезмәткәрләр, физкультура укытучылары, тренерлар, иҗтимагый оешмалар җилкәсенә төшә. Алар халыкны турыдан-туры спорт белән шөгыльләнергә өнди. Безнең бурыч исә - спортны һәр кешегә үтемле итү, - диде Ринат Хайров.

Татарстан Россиянең иң спорт сөючән өлкәләрнең берсе. Халыкның 40 проценты даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә. Моның өчен бездә бөтен шартлар да булдырылган. Республикада физик культура һәм спорт үстерү буенча төрле дәүләт программалары эшли. Күп кенә шәһәрләрдә заманча спорт сарайлары бар. Әлмәт шәһәрендә 600гә якын спорт объектлары эшли: 8 балалар спорт мәктәбе, 23 иҗтимагый федерацияләр һәм клублар бар. Татарстанның нефть башкаласы беренчеләрдән булып VI Гомумроссия техник спорт төрләре фестивале, «AlmetievskCUP» халыкара тенис турниры, Аквабайк буенча Россия Кубогы, бокс, грек-рим көрәше буенча беренчелек һ.б. ярышлар кабул итте.

Көн кадагында - спортны халыкка якынайту, массалы спортны тарату. Районда 46 хоккей, 86 ишек алды спорт мәйданчыклары, урнаштырылган. Июнь башыннан «Яшел фитнес» проектына старт бирелде. Шәһәр яр буенда янында вейк-парк, скалодром, баулы парк, воркаут мәйданчыклары бар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading