16+

Ринат Таҗетдинов «Алтын битлек»ле була

16 апрельдә 19:00 сәгатьтә К.С.Станиславский һәм Вл.И. Немирович-Данченко исемендәге музыкаль театрда «Алтын битлек - 2016» Россия милли театраль премияләрен тапшыру тантанасы була.

Ринат Таҗетдинов «Алтын битлек»ле була

16 апрельдә 19:00 сәгатьтә К.С.Станиславский һәм Вл.И. Немирович-Данченко исемендәге музыкаль театрда «Алтын битлек - 2016» Россия милли театраль премияләрен тапшыру тантанасы була.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисты, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдиновка әлеге тантанада «Театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен» премия тапшырылачак, дип хәбәр итә kamalteatr.ru.

Премия алучылар исемлеге 2015 елның 7 декабрендә билгеле булды. Ринат Таҗетдинов әлеге премияне шәхсән үзенә генә түгел, бөтен театр коллективына бирелгән бүләк итеп кабул итте: «Алтын битлек» премиясен мин шәхсән үземә генә бирелгән бүләк итеп кабул итмим. Бу Камал театрына булган игътибар, гомумән, татар театрын зурлау. Алай гына да түгел, бу бөтен Республикабыз өчен зур бәйрәм. Россиянең абруйлы театраль премиясе Татарстанның милли театрына бирелү безнең өчен зур дәрәҗә», - ди Ринат Таҗетдинов.

Исегезгә төшерәбез, Камал театрының «Минем исемем Кызыл» спектакле дә «Алтын битлек - 2016» премиясенең лонг-исемлегенә кертелгән иде.

Фото: business-online.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading