Салкыннар килү белән, "Ривьера" янындагы күзәтү тәгәрмәче эшли башлады.
"Дөнья тирәли" аттракционы кичә тест режимында эшләгән. Бүгеннән ул һәр кеше өчен эшли, дип яза "Вечерняя Казань". Ул Кырлай паркындагы күзәтү тәгәрмәченнән ун метрга биегрәк. 65 метр биеклектәге аттракционның кабиналарына төрле илләрнең флаглары ясалган, төрле шәһәрләрнең сиемнәре язылган. Францияне үз күрүчеләр «Париж», «Марсель» яки «Канна» дигән кабиналарга утыра ала. Казан, Болгар, Зөя, Мәскәү, Санкт-Петербург дигән кабиналар да бар. Олы кешеләр өчен билет 200, кечкенәләргә 100 сум тора. Бәя тәүлекнең кайсы вакытта һәм атнаның кайсы көненә булуына карап үзгәрә. Кичке якта, төгәлрәге сәгать 18.00дән соң билетларны 200-300 сумга сатачаклар. Дүрт яшькә кадәрге балалар бушка кертелә. Кыш көне монда һава җылыткычы эшли, җәен кондиционерлар уранштырачаклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар