16+

“Росгосстрах” ОСАГО бирми башлаган

Интернет чыганаклардан алынган мәгълүматлар буенча, Россия банкы "Росгосстрах" компаниесенә Татарстанда ОСАГО бирүне тыйган.

Интернет чыганаклардан алынган мәгълүматлар буенча, Россия банкы "Росгосстрах" компаниесенә Татарстанда ОСАГО бирүне тыйган.

Әлеге карар ОСАГО килешүе төзегәндә кагыйдәне бозу очраклары, тагын башка кимчелекләрне исәпкә алып кабул ителде, дип аңлаткан компание хезмәткәрләре. Быелның 1 апреленнән 25 маена кадәр генә дә Россия банкына "Росгосстрах" эшчәнлегеннән зарланып 2300дән артык шикаять килгән. Татарстанның иминиятләштерүчеләр берлеге мәгълүматларына караганда, республикада автомобиль хуҗаларының 40 проценты машиналарын "Росгосстрах"та иминиятләштерә тора булган. Дөрес, әйткәнебезчә зарлар да җитәрлек.

- ОСАГОны ясатканда "страховка жизни" ясатырга кушып теңкәмә тиделәр, юл халәкәтеннән соң, тиешле акчаларымны кайтармый азапладылар, әлеге компаниенең ОСАГО бирми башлавына артык борчылмыйм. Күптән башка иминиятләштерү оешмасын сайладым инде, - ди компаниенең элекке клиенты Камил. ОСАГО килешүен әлеге компание белән төзүчеләргә артык хафаланмаска киңәш итә белгечләр, баксаң, бу исем астында теркәлгән иминиятләштерү компаниеләре республикада бик күп икән. Аларның лицензияләре гамәлдә, һәм эшләре дәвам итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading