16+

Россия Президенты: Махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итәчәкләр

Путин 1 июльгә кадәр МХОда катнашучыларның тол хатыннарына ярдәм итү буенча тәкъдимнәр көтә.

Путин 1 июльгә кадәр МХОда катнашучыларның тол хатыннарына ярдәм итү буенча тәкъдимнәр көтә.

Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә һәлак булган махсус операциядә катнашучыларның хатыннарына ярдәм итү чараларын уйларга кушты.
Бу хакта Кремль сайтында дәүләт башлыгы йөкләмәләре исемлегендә әйтелә.

"Ярдәм чаралары турында тәкъдимнәр кертегез... бу исемлеккә махсус хәрби операция барышында бурычларын үтәгәндә һәлак булган (үлгән) кешеләрнең хатыннары һәм никахлашмаган, әмма алар белән бергә яшәгән, уртак хуҗалык алып барган яки уртак балалары булган хатыннар керә", — дип әйтелә документта.

Йөкләмәләр матди тәэмин итүгә, медицина ярдәме күрсәтүгә, белем алу мөмкинлегенә, квалификация күтәрүгә һәм һөнәри яңадан әзерләүгә кагыла.

Доклад 2024 елның 1 июленә кадәр көтелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading