16+

Россия төбәкләрендә Белгородтагы фаҗига аркасында Яңа ел чаралары булмаячак

Бүген Россиянең күп кенә төбәкләрендә Яңа ел бәйрәмнәре гамәлдән чыгарылган.

Бүген Россиянең күп кенә төбәкләрендә Яңа ел бәйрәмнәре гамәлдән чыгарылган.

Мондый карарны хакимият Белгород өлкәсендә яшәүчеләргә ярдәм итү билгесе итеп кабул итә, бу хакта «Ведомости» басмасы яза.

Мәсәлән, Санкт-Петербургта 1 гыйнварга каршы төндә Сарай мәйданында концерт булмаячак. Воронежда үзәк мәйданда чыршы ачу тантанасын үткәрүдән баш тарканнар. Бәйрәм концертлары бөтен өлкәдә узмаячак. Курскида бүген кич административ биналарны һәм ведомство карамагындагы учреждениеләрне яктырту сүндереләчәк. Мәскәү янындагы Коломна шәһәр округында Төнге йөрешләр булмаячак. Аларны Вологдада да гамәлдән чыгаралар, анда 31 декабрь төнендә үзәк мәйданда концерт һәм 1 һәм 2 гыйнварда Кремль мәйданында чаралар булмаячак. Суздальдә Яңа ел салютыннан баш тартырга карар иткәннәр. Бәйрәм чараларын яки фейерверкларны гамәлдән чыгару карарын шулай ук Липецк, Пенза, Владивосток, Благовещенск, Петропавловск-Камчатский һәм хәтта Бөек Устюг хакимиятләре кабул иткән.
Казанда бәйрәм программасы узачак. «Кара Күл» паркында бүген 18:00 сәгатьтә чара башланды, аның кысаларында совет фильмнары күрсәтеләчәк, музыкаль концерт һәм аниматорларның чыгышлары узачак. "Казан" гаилә үзәгендә Яңа ел бәйрәмнәре 21:00 сәгатьтә узачак.

Татарстан башкаласында янгынга каршы махсус режим аркасында яңа ел төнендә төп бәйрәм мәйданчыкларында салютлар булмаячак. Шәһәрлеләр аны дүрт махсус мәйданчыкта үзләре аттыра ала.

Исегезгә төшерәбез, Белгородка кичә һөҗүм иттеләр. Башта хәбәр ителгәнчә, шәһәрне утка тоту аркасында тугыз өлкән кеше һәм бер бала һәлак булган, 45 кеше зыян күргән, шуларның дүртесе — бала. Бүгенге көнгә корбаннар саны 24 кешегә җиткәнлеге билгеле. Тагын 109 зыян күрүче шәһәр хастаханәләрендә дәвалана, шуларның 22се авыр хәлдә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading